ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2019 ел
шимбә

2019 елның көзнең беренче шимбәсендә, 2019 елның 7 сентябрендә, Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда үз язмышларын шәһәребезнең бер спортчылары Артур Акмалов белән Анна Пашаева берләштерделәр. Артурның аркасына парашют белән 850 сикерү. Анна – дзюдочы, аның үз мәктәбе бар.

2019 елның 7нче сентябрь көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идәрәсендə лайф-коучинг форматында психолог белән әңгәмә үтте. Соңгыарада нəкъменə шундый яңа һəм кызыклы формата дəреслəр үткəрелə башлады.

2019 елның 6 сентябрендә Казан шәһәре Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә Идел буе районы ГХАТ бүлеге белгече Евгений Александрович һәм Татьяна Анатольевна Беляковлар гаиләсендә 5 бала тууын теркәде.

2019 елның 7 нче сентябрь көнендә ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре булачак яшь парларга язылышу тантанасы нигезләрен «лайфхак» форматында күрсәттеләр.

Көзге туй – ул бик күңелле бәйрәм, аны булдырырга табигать үзе ярдәм итә. Мондый туй җылылык һәм уңайлылык белән тулы, табигать бу тылсымлы тантананы матурайтып торган искиткеч матур төсләр белән бизәлгән. Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге бинасында беренче көзге пар Ильгузиннар Сергей һәм Ольга үзләренең никахларын теркәделәр.

7 сентябрь көнне Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә дулкынландыргыч тантана – ирле-хатынлы Сухомяткиннарның рубин туе узды. 40 ел элек булган кебек үк, бүген дә Олег Николаевич һәм Людмила Григорьевна тантаналар залына Мендельсон туй маршы һәм туганнарының алкышлары астында керделәр.


6
сентябрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 6 сентябрендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 500 нче бала туу теркәлде.

2019 елның 6 нчы сентябрь көнендә ГХАТ Идарәсе башлыгы урынбасары Гүзәл Сагитова Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе нигезендə оештырылган «Сонтал» бала табуга әзерләү мәктәбендә Түбəн Кама муниципаль районы булачак яшь əнилəре өчен информатив дəрес  үткәрделәр.

Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» ирекле акциясе кысаларында Нурлат шәһәренең 2 нче урта мәктәбе укучылары өчен Никахлашу сарае буйлап экскурсия үткәрделәр.

Баласыз өй-нурсыз өй. Бала булса өй шатлыкка күмелә. Радик һәм Ирина Хасановлар гаиләсендә дә шатлыклы вакыйга- 2019 елның 30 августа  малайлары  Карим дөньяга килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International