2019 елның 6 сентябрендә Казан шәһәре Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә Идел буе районы ГХАТ бүлеге белгече Евгений Александрович һәм Татьяна Анатольевна Беляковлар гаиләсендә 5 бала тууын теркәде.
Кызга Ева дигән матур исем куштылар, бу исә «гомер бирүче» дигән сүз, үз – үзен тәэмин итү-аның характерындагы төп сыйфат. Беляковлар гаиләсендә 2 малай – Евгений һәм Владислав, 3 кыз-Арина, Александра һәм Ева. Беляковлар гаиләсе дөньяның төрле илләрендә сәяхәт итәргә ярата. Актив ял итүне өстен күрә. Ял көннәрендә ул-балык тоту, урман буйлап йөрү. Беляковлар гаиләсенең тагын бер яраткан шөгыле-чит телләрне өйрәнү.