7 сентябрь көнне Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә дулкынландыргыч тантана – ирле-хатынлы Сухомяткиннарның рубин туе узды. 40 ел элек булган кебек үк, бүген дә Олег Николаевич һәм Людмила Григорьевна тантаналар залына Мендельсон туй маршы һәм туганнарының алкышлары астында керделәр. Юбилярлар кунаклар алдында Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гаиләләре китабына үз имзаларын куйдылар, бер-берсен үбеп котладылар. ГХАТ белгечләре рубин юбилярларны җылы котладылар, котлау хаты һәм бүләк тапшырдылар. Юбилярлар адресына туганнарыннан бик күп җылы теләкләр яңгырады.
Яшьләр 1974 елның декабрендә – Яңа ел кичәсендә танышалар, аралашалар, дуслашалар. Һәм көн саен бер-берсенә якыная баруларын һәм бәхетле уртак тормышта яшәргә теләүләрен аңлыйлар. Бүген инде аларның копилкаларында дүрт дистә бәхетле гаилә тормышы, уңышлы ике уллары – Игорь һәм Максим, өч оныклары.
Сухомяткиннар гаиләсендә матур гадәт яши – ялларны бергәләшеп үткәрү, балык тоту булсынмы ул, урманга гөмбә яки җиләк-җимеш җыярга бару, чаңгыда йөрү һәм башкалар.