8 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау булды. Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы халкының 53,78 проценты, ә бу-32812 кеше, бу көнне үз сайлау участокларында булдылар.
Алабуга районында барлыгы 61 сайлау участогы ачылды, шуның 39 ы шәһәрдә урнашкан иде. ГХАТ бүлегенең барлык хезмәткәрләре, актив тормыш позициясе булган гражданнар буларак, сайлау процедурасында, шулай ук сайлау комиссиясе эшендә катнаштылар.