2019 елның 8 сентябрендә Аксубай районында сайлаулар актив узды. Барлык сайлау участокларында концерт программалары, чәй эчү оештырылды. Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кандидатлар сайлауда тавыш бирделәр. Биредә үк гриппка каршы прививка ясау мөмкинлеге дә алар өчен көтелмәгән хәл булды.