Сос-Мыс авылында яшәүче Алмаз һәм Нүрия Башировлар гаиләсендә икеләтә шатлык- игезәкләр туды. 019 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә игезәк пар тууын тантаналы рәвештә теркәү узды.
Сабыйлар 30 августта бары 5 минут аерма белән дөньяга килә. Сабыйларга Самат һәм Азамат дигән матур, мәгънәле исемнәр кушыла. ГХАТ бүлеге җитәкчесе туу турында таныклык тапшырып, әти-әниләрне әлеге зур, шатлыклы вакыйга белән чын күңелдән котлап, сәламәтлек, иминлек, балалар тәрбияләүдә уңышлар теләде.