Нурлатта шәһәр көнен бәйрәм итү

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

1961 ел-яраткан шәһәребез өчен тагын бер символик дата. Нәкъ менә шушы елда Нурлатка шәһәр статусы бирелә. Шуңа күрә Нурлатның юбилее уңаеннан узган тантанада 1961 елда үз гаилә учагын корган шәһәрлеләрне дә хөрмәтләделәр.  Алар арасында Галина һәм Арнольд Грутценнар да бар.

«Нурлат - безнең тормышыбыз узган  шәһәр. Мин монда туып-үстем, белем алганнан соң эшкә урнаштым. Тормыш иптәшем дә 50 ел буе НУБРда эшләп,  шуннан лаеклы ялга чыкты. Без бергә ике бала үстердек, аларга белем бирдек. Безнең гаилә тормышы 1961 елда башланды, һәм без шәһәребезнең үсешенең, аның чәчәк атуының шаһитлары булдык. Нурлатлыларга игелек, уңышлар, иминлек телибез», - дип хатирәләре белән уртаклашты Галина Грутцен һәм шәһәр халкын бәйрәм белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International