2019 елның 13 сентябрьдә Кама Тамагы МР ГХАТ бүлегендә Антон һәм Анасатасия Хохловларның гаиләсе туды.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә балаларны теркәүче ата – аналар бүлек хезмәткәрләреннән бу шатлыклы вакыйга-сабыйның тууы белән чын күңелдән котлаулар кабул итәләр. Барысына да ГХАТ бүлегенең матур открыткалары, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адреслары тапшырыла.
Имеш-мимешләргә ышанучы кешеләр өчен җомга көнгә туры килүче унөче числосында туй үткәрү иң уңайлы көн түгел. Әмма бөгелмәлеләр имеш-мимешләргә ышанмыйлар һәм бу датаны үзенчә матур дип саныйлар. Җомга көнгә туры килүче 13е числосы елга өч тапкырдан да артык килми. Бөгелмәнең 3 пары тормышларын бәйләү өчен нәкъ менә әлеге датаны сайлады.
2019 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 500 нче сабый тууы рәсми рәвештә теркәлде. Юртаев Евгений Михаил улы белән Мария Александр кызы гаиләсендә Ника исемле кызлары дөньяга килде.
Паспорт тапшыру-яшьләр тормышында зур һәм дулкынландыргыч вакыйга. 2019 елның 12 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 14 яше тулган 16 яшь гражданга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
2019 елның 12 сентябрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә Новиковлар Геннадий Филимон улы һәм Пелагея Яков кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Әлмәт муниципаль районыннан күпбалалы Даишевлар гаиләсе «Ел гаиләсе-2019» Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Ирле-хатынлы Лилия һәм Рөстәм бергә инде 20 елга якын. Хәзер бу гаиләдә 11 бала үсә, шуларның алтысы - игезәкләр.
Яшел Үзән муниципаль районының Норлат авылында «Авыл көне» бәйрәме күңелле һәм истәлекле үтте. Тантана хәзрәт Хәмзә Мөхәммәтшинның хәер-фатихасы белән башланып китте. Гадәттәгечә, бу бәйрәмдә юбиляр авылдашларын-юбилярларны, 55,50, 45 ел бергә гомер иткән гаилә парларын, Нурлат предприятиеләренең иң яхшы хезмәтчәннәрен, туган авылларының яңа туган сабыйларын хөрмәтләделәр.
2019 елның 11 сентябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ГХАТ идарәсе җитәкчесе Р.Г. Зарипова һәм Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Э. Р. Фәттахов тантаналы рәвештә 65 гаиләгә ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатлары тапшырдылар.
Чарада РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, Казан шәһәре ГХАТ идарәсе җитәкчесе Римма Миңнуллина, РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге башлыклары, хезмәткәрләр һәм белгечләр катнашты. Гаилә династияләренә гаилә агачлары, чәчәкләр, дипломнар тапшырылды. Алар өчен җырны Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлегенең бюджет планлаштыру бүлеге әйдәп баручы белгеч - эксперты Гөлназ Галиева башкарды, «Кечкенә компания» хореография коллективы биеде.