Яшел Үзән муниципаль районының Норлат авылында «Авыл көне» бәйрәме күңелле һәм истәлекле үтте. Тантана хәзрәт Хәмзә Мөхәммәтшинның хәер-фатихасы белән башланып китте.
Гадәттәгечә, бу бәйрәмдә юбиляр авылдашларын-юбилярларны, 55,50, 45 ел бергә гомер иткән гаилә парларын, Нурлат предприятиеләренең иң яхшы хезмәтчәннәрен, туган авылларының яңа туган сабыйларын хөрмәтләделәр.
Алар Нурлат җирлеге башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары алдылар.