2019 елның 17 сентябрендә Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре белән 1700 бала туу турында акт теркәлде. 28 август көнне Бадамшин Марат Рәсим улы һәм Шакирова Лира Илмир кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Алия исеме кушылды.
«Ныклы гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Загидулиннарны «алтын» юбилярлары белән котладылар.
17 сентябрь көнне Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлеге белгечләре Шаламовлар гаиләсен алтын туйлары белән котладылар. Аларның гаилә берлегенә нәкъ 50 ел.
Мендельсон маршы һәм алкышлар астында юбилярлар тантаналар залына керделәр. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән юбилярларга котлау хаты һәм бүләк тапшырылды.
2019-нчы елның 14-нче сентябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə 1000-нче пар теркəлде.
Сабый туу – бәхет. Ә сабыйлар берничәү булса – икеләтә шатлык! 2019 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә игезәк пар тууын тантаналы рәвештә теркәү узды. Икеләтә могҗиза – Люция һәм Адель Латфуллиннар гаиләсендә ике матур кыз туды.
2019 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 36-нчы номерлы «Искорка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне таныштыру экскурсиясе узды. Уен формасында бүлек начальнигы урынбасары Буланова Римма Павловна ЗАГС органнарының эше турында сөйләде, бүлекнең төп биналарын күрсәтте.
2019 елның 13 сентябрендә Баулы районы ГХАТ бүлегендә 100-нче никах теркәлде – Илнар һәм Элвина Гиззатуллиннарның яшь гаиләсе туды.
2019 нчы елның 13 нче сентябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə Нифталиевлар гаилəсенең 40 еллык рубин туй тантанасы үтте.
2019-нчы елның 13-нче сентябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə 13 пар теркəлде.