Бөгелмә районында Шаламовлар гаиләсенең алтын туйлары

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

17 сентябрь көнне Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлеге белгечләре Шаламовлар гаиләсен алтын туйлары белән котладылар. Аларның гаилә берлегенә нәкъ 50 ел.

Николай Иванович белән Валентина Ильинична Бөгелмәнең электротехник җиһазларны ремонтлау заводында (РЭТО) таныштылар. Николай Иванович үз сөеклесенә ошау өчен шулкадәр тырыша ки, аның өчен бөтен коллектив дулкынлана. Яшьләр 1969 елда Бөгелмә шәһәрендә язылышалар. Бүгенге көнгә кадәр алар бәхетле никахта яшиләр, аларның күзләре беренче танышу һәм туй турында мавыгып сөйләгәндә һаман да балкый. Хәзерге вакытта аларның ике балалары, өч оныклары бар: Андрей, Екатерина һәм Елизавета. Уллары Константин һәм кызлары Светлана әти-әниләренең хезмәт династиясен дәвам итәләр. Бөгелмә шәһәренең эксплуатация локомотив депосында эшлиләр, аларның гаиләләренең гомуми хезмәт стажы 90 елга якын. Николай Иванович – СССРның Мактаулы доноры. Озын гомерле гаилә серләре белән уртаклашып, алар гаилә – ул көн саен башкарыла торган хезмәт һәм ныклы никах үзара аңлашудан, сабырлык һәм үз парыңа карата ихтирамлы һәм җаваплы мөнәсәбәттән башка мөмкин түгел, диләр.

Матур традиция буенча, юбилярлар туганнары һәм дуслары алдында шәһәрнең Мактаулы гаиләләре китабында үз имзаларын калдырдылар. ГХАТ бүлеге белгечләре гаиләгә котлау открыткасы, бүләк һәм тантаналы чара турында сертификат тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International