13-нче сан астындагы җомга көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə 13 пар теркəлде

2019 елның 13 сентябре, җомга

2019-нчы елның 13-нче сентябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə 13 пар теркəлде.

ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре «Нигə нəкъ менə бүгенге көнне сайладыгыз?» дип сорауына, күбесе «13 – безнең өчен бəхетле сан» җавап бирделəр.

Җомга 13 – календарьнең иң кызыклы саннарының берсе. Бу елга 13е җомгага бары тик ике тапкыр гына туры килə. Һəм төрле хорафатларга карамастан, күплəр туй көннəре буларак нəкъ менə 13ен сайлыйлар.

13.09.2019 җентеклəбрəк өйрəнсəң киресенчə уңай якларны табырга мөмкин. Ай календаре буенча əлеге сан Балык йолдызлыгы астында һəм кияү белəн кəлəшкə рухи бергəлек өсти. Җомга көннең юлдашы булып Венера санала, шуңа күрəəлеге парлар гармония белəн аерылып торырга тиеш. Көнчыгыш иллəрендə 13 киресенчə уңышлы саннар рəтенə керə.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International