Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə рубин туй

2019 елның 13 сентябре, җомга

2019 нчы елның 13 нче сентябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə Нифталиевлар гаилəсенең 40 еллык рубин туй тантанасы үтте.

40 еллык бəхетле гаилə тарихы – бугенге көндə сирəк очрый торган вакыйга, менə шуңа да əлеге гаилəне үрнəк дип əйтеп була. Беренче караштан барлыкка килгəн мəхəббəт бугенге көндəдə сүрелми. Тату тормышта Надир Хасабала оглы һәм Тахмина Гани кызы өч бала тəрбиялəп үстерəлəр, алты оныкны ңуңышларына сөенеп яшилəр.

ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре юбилярларга озын бəрəкəтле тормыш телəделəр, ныклы үрнəк гаилə булганнары өчен рəхмəт сүзлəрен җиткерделəр. Гадəттəгечə Нифталиевлар гаилəсе исемнəре ГХАТ Идарəсенең Мактау китабына кертелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International