Яр Чаллы шәһәренең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Паспорт тапшыру-яшьләр тормышында зур һәм дулкынландыргыч вакыйга.

2019 елның 12 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 14 яше тулган 16 яшь гражданга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Котлау сүзләре белән ГХАТ идарәсе җитәкчесе Р.Г. Зарипова һәм шәһәр паспорт-виза хезмәте ветераны Зинаида Кузьминична Фомина чыгыш ясадылар. Шулай ук тантаналы чарада Федераль миграция хезмәте идарәсенең бүлек белгечләре, балаларның туганнары һәм якыннары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International