Әлмәт шәһәреннән Даишевлар гаиләсе – «Ел гаиләсе-2019» Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләре

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районыннан күпбалалы Даишевлар гаиләсе «Ел гаиләсе-2019» Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Ирле-хатынлы Лилия һәм Рөстәм бергә инде 20 елга якын. Хәзер бу гаиләдә 11 бала үсә, шуларның алтысы - игезәкләр.

«Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсында быел 353 пар катнашты. Конкурста Даишевларга зур гаилә тормышы, балаларны тәрбияләү принциплары турында фоторәсемнәр һәм хикәяләр җиңү китерде. Лилия Даишева балаларны тормышка куанырга һәм иҗат итәргә өйрәтергә тырышуын билгеләп үтте.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы октябрь ахырында Дәүләт Кремль сараенда узачак. Даишевлар гаилә бәйрәмендә бүләк һәм мактаулы исем алып кына түгел, Россия башкаласы буйлап экскурсиядән дә ләззәт алачак. Шулай ук Әлмәттәге гаиләне Милли китап-елъязмага кертәчәкләр.

Шулай ук Даишевлар гаиләсе 2019 елның 20-21 сентябрендә Саранск шәһәрендә узачак «Идел буеның уңышлы гаиләсе» округ фестиваль – конкурсында Татарстан Республикасын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International