Имеш-мимешләргә ышанучы кешеләр өчен җомга көнгә туры килүче унөче числосында туй үткәрү иң уңайлы көн түгел. Әмма бөгелмәлеләр имеш-мимешләргә ышанмыйлар һәм бу датаны үзенчә матур дип саныйлар.
Җомга көнгә туры килүче 13е числосы елга өч тапкырдан да артык килми. Бөгелмәнең 3 пары тормышларын бәйләү өчен нәкъ менә әлеге датаны сайлады.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә гаилә бәхете саннарга бәйле түгел, ул ир белән хатынның бер-берсен ни дәрәҗәдә хөрмәт итүләре, ышанулары һәм үзләренең икенче яртысын аңларга әзер булуларына бәйле дигән фикердә. Барлык яшь парларны бу күркәм вакыйга белән котлыйбыз, зур бәхет һәм иминлек телибез.