Әлмәт шәһәрендә Новиковлар гаиләсенең алтын туйлары

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 12 сентябрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә Новиковлар Геннадий Филимон улы һәм Пелагея Яков кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Геннадий Филимон улы 1946 елның 10 августында Минзәлә районы Югары Тимергән авылында, ә Пелагея Яков кызы 1950 елның 10 июнендә Бөгелмә шәһәрендә туа.

Геннадий Филимон улы 1955 елда Әлмәт районының Чупай бистәсенә күчеп килә һәм җидееллык мәктәпне шунда тәмамлый. Ә 1965 елда ул рәсем һәм сызым укытучысы белгечлеге буенча Лениногорск училищесын тәмамлый. Шуннан соң ул армиядә хезмәт итә.

Пелагея Яков кызы Әлмәт шәһәрендә белем ала, тәрбияче белгечлеге буенча педагогика сыйныфын тәмамлый. Бораулау кадрлары мәктәбендә укый, аннары «Елховнефть» идарәсендә эшли.

1969 елның 12 сентябрендә Геннадий Филимон улы һәм Пелагея Яков кызы үзләренең никахларын теркәделәр, шулай итеп Әлмәт шәһәрендә яңа Новиковлар гаиләсе туды.

1972 елда яшь гаилә Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә, бүгенге көндә дә шунда яши.

Геннадий Филимон улы бөтен гомерен рәсем сәнгатенә багышлады. Әлмәт, Яр Чаллы, Лениногорск, Бөгелмә, Казан шәһәрләрендәге балалар бакчалары, мәктәпләр, санаторийлар, оешмалар һәм урамнар бизәлеше белән шөгыльләнә. Аның бөтен республика буенча витражлар, төсле Рим мозаикасы, панно ясау эшләре күп. Ул Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы. Аның хезмәтләре бик күп мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Бүген Геннадий Филимон улы лаеклы ялда һәм рәхәтләнеп балык тоту белән шөгыльләнә.

Пелагея Яков кызы гомеренең зур өлешен Яр Чаллы шәһәренең балалар бакчаларында тәрбияче булып эшләгән. Ул кадетлар төркемнәрен алып барды һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнде. Бик күп мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына ия. Бүген үк Пелагея Яков кызы бәйләү, тегү, макроме белән мавыга.

Бәхетле гаиләдә өч бала: кызлары Наталья һәм Татьяна һәм уллары Владислав туа. Бүген исә әби-бабайны уңышлары белән 6 онык һәм 2 оныкчыклары сөендерә.

Ике гомер бергә кушылуга нәкъ 50 ел тулды. Бер шатлык һәм бер кайгы, бер сулыш һәм бер йөрәк ритмы, бер киң мәхәббәт һәм бер язмыш. Тантаналы шартларда ирле-хатынлы Новиковлар беренче очрашуларын, беренче тапкыр үбешүләрен һәм мәхәббәт аңлатмаларын искә төшерделәр. Ә туй вальсы юбилярларны тормышларында иң бәхетле көн атмосферасына күмде.

50 ел элек алар никах теркәү турындагы акт язуында язылганнар, аны ГХАТ идарәсе белгечләре тантана сәбәпчеләренә күрсәттеләр, аларның хатирәләрен күп елларга кире кайтардылар. Ә бүген Новиковлар юбилярларның мактаулы китабына кул куйдылар.

Геннадий Филимон улы һәм Пелагея Яков кызы бәйрәм кунакларына күп еллар дәвамында мәхәббәт һәм тугрылык символы булган алтын балдакларын күрсәттеләр.

Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре Алтын туйга багышланган юбилей папкасын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Ә аларның балалары һәм иң якын туганнары, иң җылы һәм изге теләкләр белән котладылар.

Кадерле юбилярлар! Сезнең гаилә бәхете озак еллар дәвам итсен, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз куандырсын. Сез - балаларыгыз, оныкларыгыз өчен гаилә тормышы үрнәге. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлык һәм тынычлык телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International