2019 нчы елның 9 нчы сентябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə «Гаилə тəрбиясе əлифбасы» дəреслəре янəдəн башланып китте.
10 нчы һəм 11 нче мəктəп укучылары яңа уку елында икенче дəресне тыңлап үттелəр. ГХАТ Идарəсе башлыгы урынбасары Гүзəл Сагитова укучылар белəн гаилə традициялəре, бəйрəмнəре хакында сүз йөртте. Балалар үзлəренең яраткан бəйрəмнəрен əйтеп үттелəр, кызыклы табышмаклар чиштелəр, гаилəдə туганнарга дөрес итеп эндəшү сүзлəрен өйрəнделəр.
Дəресне тəмамлап Гүзəл Исламовна яндəн балаларны яңа уку елы белəн тəбриклəп үтте һəм гаилəəгъзаларын ешрак яхшы билгелəр белəн сөендерергəдип телəде.