Тату гаилә – бәхетле гаилә, дигән әйтем бар безнең халыкта. Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү, бер-береңә юл бирә белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә. Чирмешәндә гомер итүче гаилэлэр гомерне бит еллар билгеләми дилэр. Яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып яшиләр. Бар нәрсәләре җитеш, тормышлары түгәрәк аларның.
Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет! 2019 елның август аенда Әлмәт шәһәрендә 173 бала дөньяга килде. Алар арасында 95 малай, 78 кыз.
«Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге 2019 елның өченче кварталына нәтиҗәләр ясады. Узып киткән өч ай Лениногорск районына 180 яшь граждан бүләк итте, шуларның 89 кыз һәм 91 ир бала.
26-28 сентябрь көннәрендә Яңа Чишмә районында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре арасында хатын-кызлар волейбол ярышларының зона этабы узды. Биектау муниципаль районы командасы составында Биектау ГХАТ бүлеге белгече Талия Җамалиева да бар иде.
2019 нчы елның 28 нче сентябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə яшь парлар өчен туй алды киңəшлəре бирү очрашуы үтте.
2019 елның 28 нче сентябрь көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендə гадəттəгечə шимбə көнне үтə торган «Булачак яшь гаилə мəктəбе «Юнона» дəресе узды.
28 сентябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Нина Николаевна һәм Николай Кузьмич Лихачевлар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Илле ел тату гомер итү бәхете һәркемгә дә тәтеми. Ирле-хатынлы Нина Николаевна һәм Николай Кузьмич – үзара хөрмәт һәм бер-берсенә чын күңелдән бирелгәнлек үрнәге. Гаилә алар өчен чиксез илһам һәм мәхәббәт чыганагы.
Өлкәннәр көнен һәр җирдә икенче көзге айның беренче көнендә-1 октябрьдә билгеләп үтү кабул ителгән: бу тантана халыкара статуска ия. 1990 елның 14 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясы 1 октябрьне, өлкән яшьтәге кешеләр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан, Халыкара өлкәннәр көне дип санарга карар кыла.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда "Хокукый белемнәр мәктәбе" кысаларында шәһәрнең 41 нче урта мәктәбенең 8 "Б" сыйныф укучылары өчен әңгәмә-экскурсия узды.
Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә ветераннар һәм яшь парлар «Яратучы йөрәкләрдән изге эшләр» акциясендә даими рәвештә һәм бик теләп катнашалар.