ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

Ел саен 1 октябрьдә без җәмгыятебездә киң танылу алган, олы тормыш юлы үткән, намуслы хезмәт һәм гражданлык бурычларын үтәү белән уртак хөрмәткә лаек кешеләрне хөрмәтләү көне буларак билгеләп үтәбез.

Пенсия идарәсе начальнигы И.А.Большакова ата-аналарга дөрес куллануларын теләп сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова Туганов Романга улы туу сәбәпле туу турында таныклык тапшырды. Шулай ук Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Сафиуллов Р.Х.  котлавын укыды hәм атага бүләк апшырды.

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Просецкийлар Владимир Алдаким улы һәм Валентина Васильевна алтын туйларын билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә иң якыннары һәм туганнары җыелды. Әти-әниләрен котларга юбилярларның кызы Татьяна ерак Краснодар белән дә килгән иде.

Сарбаевлар Александр Владимирович һәм Екатерина Васильевнаның быел юбилей елы. Август ахырында алар бергә гомер итүләренә 50 ел тулуны билгеләп үттеләр, ә тиздән Александр Владимировичка 70 яшь тула. Тантаналар сарае белгече Танчулпан Гайнетдинова Сарбаевлар гаиләсен олы юбилее белән җылы котлады.

26-27 сентябрь аенда Яңачишмәдә муниципаль хезмәткәрләре арасында хатын-кызлар җыелма командалары волейбол буенча ярышларда көч сынаштылар. Бу ярышларда Татарстан Республиканын 12 район арасыннан 70 артык кеше катнашты.

www.gosuslugi.ru услугалар порталында бүгенге көндә өйләнешү гаризасын тулаем рәвештә электрон формада биреп була. Бу услуга яшьләргә өйдән чыкмый гына регистрация үтү өчен җайлы. Бигрәк тә бер-береннән ерак яшәүче парларга бу бик зур уңайлыклар тудыра.


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 26 сентябрендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Актив озын гомер» IV махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында Казан шәһәренең Идел буе районында яшәүче алтын юбилярларны котлау чарасы узды.

Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә  Юртаевлар гаиләсендә  туган балага туу турында таныклык тапшырдылар, бу сабый йөз утызынчы номер артында теркәлде.

«Ныклы гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, Чистай Никахлашу сараенда яшь гаилә клубы эше кысаларында, никахларын теркәү өчен гариза биргән һәм үзләрен никахлашуны планлаштырган парлар белән даими рәвештә әңгәмәләр уздырыла.

2019 елның 26 сентябрендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре никахлашу сарае базасында «Чистай күппрофильле көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары белән гаилә нигезләре дәресе үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International