Баулы район ГХАТ бүлегендә сентябрь аенда 16 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның 7 се малайлар, 9 кызлар. 6 бала гаиләдә беренче булып, 6 – икенче, 3-өченче, 1 – дүртенче булып туды.
Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына исем сайлауга бик җаваплы карыйлар һәм матур исемләр кушалар. Мәсәлән, сентябрь аенда Эмилия, Анита, Ләйлә, Ләйсән, Ильнара, Николь, София, Сәфинә, Иллария, Богдан, Эмиль, Радмир, Илья, Максим, Нурислам дигән исемнәр бирделәр.
Иң яшь анага – 19 яшь, иң яшь әтигә 25 яшь, иң өлкән анага 38 һәм иң өлкән әтигә 42 яшь.
Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 16 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 18, ә иң яшь кияүгә 21 яшь, иң олы кияүгә – 60, кәләшкә – 58 яшь.