Өлкәннәр Декадасына багышланган чаралар кысаларында Тукай районы ГХАТ бүлеге Яңа Бүләк авылында узган бәйрәм чарасында катнашты. Тантанада 55 һәм аннан артык ел бергә гомер иткән җиде пар катнашты.
Бәйрәмдә Гиззатуллиннар Закирҗан Әхмәтҗан улы һәм Кифая Нури кызы «зөбәрҗәт» туйларын билгеләп үттеләр. Алар үзләренең чиксез мәхәббәт тарихы белән уртаклаштылар һәм яшьләргә теләкләрен җиткерделәр.