3 октябрь – Бөтендөнья аеклык һәм эчкечелеккә каршы көрәш көне. Аеклык – ул кешенең, гаиләнең, гомумән җәмгыятьнең табигый, иҗади халәте. Бөтендөнья аеклык көне гражданнарны сәламәт яшәү рәвешенә тарту һәм алкоголь кулланудан баш тарту өчен сәбәп булды.
Аеклык – гаилә төзегәндә бигрәк тә мөһим аспект. Һәр кеше үзенең икенче яртысын бәхетле һәм уңышлы кеше итеп күрергә, сәламәт балалар табарга тели. Аеклык-бәхетле гаилә тормышының нигезе. Аек гаиләдә мәхәббәт, аңлау, игелеклелек хөкем сөрә. Мондый гаиләләрдә балалар әти-әниләре ягыннан матур үрнәк алалар, аларны хөрмәт итәләр һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баралар.
ГХАТ идарәсе һәм ГХАТ бүлегендә бүген никахларын теркәгән 8 пар аеклык өчен тавыш бирә. Алар гаилә һәм халык бәхете аеклыкта дип саныйлар!