Елмаюның файдасы турында барысы да беләдер. Елмайган кешеләр яшьрәк күренә, озаграк яшиләр һәм әйләнә-тирәдәгеләр дә аларга якынрак булырга омтыла. Октябрьнең беренче җомгасында билгеләп үтелә торган бөтендөнья елмаю көне кебек бәйрәм булуы гаҗәп тә түгел. Ул 1999 елда барлыкка килгән. Бәйрәмнең хәтта үз девизы да бар - «Яхшылык эшлә. Бер генә булса да елмаюга туарга ярдәм ит!».
Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре яшь парларны әлеге матур бәйрәм белән котладылар һәм яшь парларның тормышында елмаю өчен һәрвакыт сәбәп табылып торуын теләделәр.