Мамадыш районының ЗАГС бүлеге ветераннарын Өлкәннәр көне уңаеннан тәбрикләү чарасы узды

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Мамадыш муниципаль районының хакимият бинасында Өлкәннәр көне уңаеннан район Советы һәм Башкарма комитеты ветераннарын  тәбрикләү кичәсе узды.

Бәйрәмгә чакырылган кунаклар арасында Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә күп еллар хезмәт куйган ветераннар  – Әлфия Мөхәммәтдин кызы  Сингатуллина һәм Рәмзия Гасыйм кызы Мәснәвиева да бар иде.

Район башлыгы Анатолий Иванов хакимиятнең элеккеге хезмәткәрләрен чын күңелдән зур бәйрәм белән котлады. Ветераннар өчен мул чәй табыны, бүләкләр әзерләнгән  иде. Бәйрәм кичәсе хәтердә уелып калган кызыклы хезмәт хатирәләре, яраткан җырлар белән үрелеп барды.  

Кызганычка каршы, экс-җитәкче Дания ханым Мөхәмәтшина бәйрәмгә килә алмады. Шул сәбәпле бүлек җитәкчесе Айгөл Ахмәтшина һәм баш белгеч Фәния Гаязова аны өена барып тәбрикләделәр. Әйтергә кирәк, ветераннарга ГХАТ бүлеге исеменнән өстәмә күчтәнәч пакетлары әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International