2019 елның 3 октябрендә Тантаналар Сараенда искиткеч бәйрәм - шәһәр юбилярлар парады узды. Алар да, меңләгән кешеләр кебек үк, КАМАЗга нигез салынган елларда илнең төп төзелешенә килгәннәр. Юбилярларны Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Гомәр кызы Когогина котлады.
Безнең кунаклар - бриллиант юбилярлар- Калининнар Григорий Павлович һәм Валентина Максимовна, Лопатиннар Борис Степанович һәм Вера Андреевна.
Зөбәрҗәт юбилярлар-Ганиевлар Рәшит Гани улы һәм Флуда Нурислам кызы, Сабировлар Мәгъс Хафиз улы һәм Әнисә Мәгъсүмҗан кызы.
Парадның алтын юбилярлары-Мөхәмәтҗан Әхтәм улы һәм Голнур Котдус кызы Мухаметзяновлар, Фоат Нурлыгаян улы һәм Дания Әбузар кызы Газизовлар, Масловлар Владимир Васильевич һәм Мария Васильевна, Гильметдиновлар Марс Габдулла улы һәм Гатия Зәйнулла кызы, Хабибуллиннар Рәис Фәрхаз улы һәм Фәридә Инсаф кызы.
«Мизгел» җыр театры һәм «Яз» бию ансамбле чыгышы искиткеч музыкаль бүләк булды!