Октябрь ае иң җылы һәм иң матур бәйрәмнәрнең берсе булган өлкәннәр көненнән башланып китә. Бу көн уңаеннан Балтач районында да бик матур бәйрәм уздырылды. 2018 елның 3 октябрендә район мәдәният үзәгенә районда гомер итүче алтын, бриллиант юбиляр гаиләләр чакырылды.
Алар бәйрәмнең күрке иде. Балтач районы башкарма комитетының җитәкче урынбасары Гайнетдинов И.Ф. тантананы ачып җибәреп, өлкән яшьтәге балтачлыларга куйган тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап 50-60 ел бергә мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән юбилярларыбыз сәхнә түренә чакырылып, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре кабул итеп алды.