Әниләр көнендә, 24 ноябрьдә, Бөгелмә муниципаль районында «Әниләр көне» нә багышланган зур бәйрәм чарасы узды, анда 900дән артык кеше катнашты. Әлеге чара кысаларында икенче балалары туган 14 гаиләгә ана капиталы сертификатлары, истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.
Баулы шәһәрендә Әниләр көне уңаеннан бәйрәм концерты узды. Мәдәният йорты фойесында бәйрәм атмосферасы булдырылды: биредә кул эшләре, камыр ризыклары, кулдан ясалган бизәнү әйберләре ярминкәсе оештырылган иде.
2019 елның 21 ноябрендә Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Әниләр көненә багышланган зур бәйрәм чарасы узды. Чара кысаларында ГХАТ Идарәсе һәм Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды Идарәсе белән берлектә Ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификатларын тапшыру тантанасы узды.
Әлеге парны котларга балалары, оныклары, туганнары һәм дуслары килгән иде.
Юбилярлар 1983 елда Новосибирск шәһәрендә узган Яңа ел кичәсендә танышалар, анда Андрей төзелеш компаниясендә мастер булып эшли, Клара институтта укый. Бер елдан соң 1984 елның 23 ноябрендә Новосибирскида туй ясыйлар.
23 ноябрь көнне ГХАТ Бөгелмә бүлегендә Яшь гаилә мәктәбендә дәрес үткәрелде. Гаилә психологы Алёна Юскевич гаилә тормышындагы төп кризис чорлары турында сөйләде, ике якын кеше арасындагы конфликтларны булдырмау өчен киңәшләр бирде.
2019 елның 23 ноябрь көнендә ГХАТ Идарәсе белгечләре булачак парлар өчен, традицион булган шимбә консультация уздырдылар.
2019 елның 22 ноябрендә Казанда Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында "Нечкәбил" Республика конкурсының 15-нче юбилей финалы узды. Чарада Татарстанның 8 муниципаль районыннан 12 гаилә катнашты.
Питрәч мәдәният йортында Әниләр көненә багышлап республика күләм акция барышында ана капиталына 9 сертификат тапшырылды.
2019 елның 22 ноябрендә Яр Чаллы шәһәре ГХАТ Идарәсендә 2019 елда туган 6000 нче сабыйны теркәделәр. Алмаз һәм Эльвира Кашаповлар гаиләсендәге кыз - Афина! Сабый 2019 елның 17 ноябрендә туган.
2019 елның 21 ноябрендә Актаныш муниципаль районында уздырылган масштаблы республика акциясе кысаларында яшь гаиләләргә ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Сертификатны Гүзәл һәм Руслан Шакировлар, шулай ук Ләйсән һәм Айгиз Динмөхәммәтовлар алды.