Баулы шәһәрендә иң яхшы әниләрне котладылар

2019 елның 24 ноябре, якшәмбе

Баулы шәһәрендә Әниләр көне уңаеннан бәйрәм концерты узды. Мәдәният йорты фойесында бәйрәм атмосферасы булдырылды: биредә кул эшләре, камыр ризыклары, кулдан ясалган бизәнү әйберләре ярминкәсе оештырылган иде.

Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин әниләргә җылы теләкләрен җиткерде. Ул шулай ук биш бала анасы, 3 нче мәктәпнең Инглиз теле укытучысы Алия Зуйковага Татарстан Республикасының «Ана даны – Материнская слава» медален тапшырды. 

Дүрт бала анасы Инна Галиуллина, алты бала анасы Людмила Егорова, биш бала анасы Ирина Золотарева, дүрт бала анасы Олеся Зиннәтшина, биш бала анасы Лилия Колесникова, өч бала анасы Физалия Шәрәфетдинова Баулы муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Моннан тыш, бәйрәмдә баулылар Алия Гафарова, Светлана Мокеева, Зөлфия Зиннәтуллинага ана капиталы сертификатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International