23 ноябрь көнне ГХАТ Бөгелмә бүлегендә Яшь гаилә мәктәбендә дәрес үткәрелде. Гаилә психологы Алёна Юскевич гаилә тормышындагы төп кризис чорлары турында сөйләде, ике якын кеше арасындагы конфликтларны булдырмау өчен киңәшләр бирде.
Югары категорияле табиб, хатын-кызлар консультациясе мөдире Елена Федотова прегравидар әзерлек турында сөйләде. Катнашучыларның сораулары белгечләргә тәкъдим ителгән темаларның актуаль булуын һәм зур кызыксыну уятуын күрсәтте.