Бүген «Казан» Гаилә үзәгендә Андрей Владимир улы һәм Клара Зариф кызы Горшениннарның 35 еллык юбилее уңаеннан тантаналы чара узды

2019 елның 23 ноябре, шимбә

Әлеге парны котларга балалары, оныклары, туганнары һәм дуслары килгән иде.

Юбилярлар 1983 елда Новосибирск шәһәрендә узган Яңа ел кичәсендә танышалар, анда Андрей төзелеш компаниясендә мастер булып эшли, Клара институтта укый. Бер елдан соң 1984 елның 23 ноябрендә Новосибирскида туй ясыйлар.

Горшениннар көмеш туйларын Санкт-Петербург шәһәренең беренче никахлашу сараенда билгеләп үтәләр. 30 еллык Энҗе туй тантанасы алар яши торган Стрежевой ГХАТ бүлегендә уза.

Балалары һәм оныклары-юбилярлар тормышында иң зур казаныш һәм бәхет. Бүген аларның балалары инде үзләре әти - әни булдылар һәм озак көтелгән оныкларын бүләк иттеләр

«Казан» гаилә үзәге белгече Айсылу Мәннанова юбилярларга беренче тапкыр ир һәм хатын булган минутларны искә төшерде, алар Мактау Китабына кул куйдылар. Бу искиткеч парның якыннары, дуслары юбилярларны котлап, аларга бәхетле һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International