Әниләр көнендә, 24 ноябрьдә, Бөгелмә муниципаль районында «Әниләр көне» нә багышланган зур бәйрәм чарасы узды, анда 900дән артык кеше катнашты. Әлеге чара кысаларында икенче балалары туган 14 гаиләгә ана капиталы сертификатлары, истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.
Ата-аналарны шатлыклы вакыйга белән Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Владимирович Конков, РФ пенсия фондыныңБөгелмә районы буенчаҗитәкчесе Елена Дмитриевна Игнатьева һәм Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Ивановна Демченко, Хатын-кызлар советы җәмәгать берләшмәсе җитәкчесе Марина Михайловна Солдатова котлады. Бу көнне әниләр адресына бик күп җылы һәм ихлас сүзләр яңгырады. Әлеге чарада Кизлер шәһәрендә хәрби хезмәт үтүче Бөгелмә егетләренең әниләре дә котлаулар кабул итте.