2019 елның 21 ноябрендә Актаныш муниципаль районында уздырылган масштаблы республика акциясе кысаларында яшь гаиләләргә ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Сертификатны Гүзәл һәм Руслан Шакировлар, шулай ук Ләйсән һәм Айгиз Динмөхәммәтовлар алды.
Шул ук көнне Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә 2019 елда районда туган 180 нче бала теркәлде. Гаиләдә өченче бала булып туган кызларына бәхетле Әлфир һәм Луиза Равефовлар Аиза исемле матур исем бирделәр.
Барлык катнашучыларны Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.Ф. Нурлыева һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г. Б. Мухамадиева җылы котладылар.