2019 елның 22 ноябрендә Казанда Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында "Нечкәбил" Республика конкурсының 15-нче юбилей финалы узды. Чарада Татарстанның 8 муниципаль районыннан 12 гаилә катнашты.
Жюри составына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы, "Ныклы гаилә" федераль партия проекты координаторы Г.Р. Нигъмәтуллина керде. Ул партпроектның Иҗтимагый советы исеменнән өч бала тәрбияләүче Загидуллиннар гаиләсенә Мактау дипломы һәм истәлекле бүләк тапшырды. Заһидуллиннарның чыгышы татар халкының гаилә традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен популярлаштыруга багышланган иде, үзенең кече Ватаны тарихына мәхәббәт һәм хөрмәт белән сугарылды.