Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда «Әниләр әкиятләре»

2019 елның 23 ноябре, шимбә

 2019 елның 21 ноябрендә Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Әниләр көненә багышланган зур бәйрәм чарасы узды. Чара кысаларында ГХАТ Идарәсе һәм Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды Идарәсе белән берлектә Ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификатларын тапшыру тантанасы узды.

 Тантаналы чарада алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Михайловна Захарова, башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илья Сергеевич Зуев, шәһәрнең иҗтимагый оешмалары катнашты. Әниләр көненә багышланган "Әниләр әкиятләре" бәйрәм программасы әйдәп баручы иҗат коллективлары һәм шәһәр артистлары чыгышын үз эченә алды. Театральләштерелгән зарисовкаларда балалар театр сәнгате мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International