ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

 Бала тудыру йортыннан тантаналы рәвештә чыгару-ул үзенең актуальлеген безнең көннәрдә дә саклап калган күптәнге традиция. Әйтергә була-бу чын гаилә бәйрәме. Атучылар гаиләсенең иң яшь әгъзасы - яңа туган Кира өчен менә шундый тантаналы өземтәне туганнары һәм якыннары Әзерләде! 2019 елның 26 ноябрендә тантаналы шартларда яшь әти – әниләргә беренче дәүләт документы-Россия Федерациясенең яңа гражданины туу турында таныклык тапшырылды.

 2019 елның 26 ноябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда белгеч Анастасия Хәметшина 34 нче урта мәктәпнең 9 сыйныф укучылары өчен экскурсия-лекция үткәрде. Балаларны Тантаналар сарае бинасы буенча уздырдылар, дәүләт бүләкләрен тапшыру, ярәшү, исем кушу, туйлар, паспортлар тапшыру кебек чаралар турында сөйләделәр.

             2019 елның 26 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «әниемнең бер кисәге»дигән бишек җыры муниципаль конкурсы йомгаклары буенча отчет гала-концерты булып узды.

Юбилярлар 50 ел бергә һәм бу бик яхшы! Бер-береңне ничек яратырга һәм кайгыртырга кирәклеге үрнәге. Чөнки ничә елдан соң бергә тормыш итүләренә карамастан, аларның күзләре шулай ук мәхәббәт хисе һәм бәхет белән тулы, никахлашу көнендәге кебек!

Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә җирле телевидение белән яшь гаиләләрне популярлаштыру буенча уртак проектның чираттагы тапшыруы төшерелде. Чыгарылышның геройлары – Айназ һәм Ләйсән Нургалиевлар.

 2019 елның 26 ноябрендә Чистай шәһәренең перинаталь медицина үзәгендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре катнашында булачак әниләр өчен юридик консультация узды.

Әни-ул назлылык,игелек, әни-ул тормыш дигән сүз. Быел бу көн азнакайлылар өчен үзенчәлекле булды. Чара Сөембикә урамында бала белән әнигә һәйкәл ачу тантанасыннан башланды һәм салмак кына Мәдәният йортына күчте. Анда кул эшләре , туй күлмәкләре күргәзмәсе куелган иде.

Азнакай районында сәламәт яшәү рәвеше алып бару, муниципаль хезмәткәрләр һәм оешма-предприятиеләрнең хезмәт коллективлары арасында спорт ярышлары уздыру районның төп программасы булып тора.

         2019 елның 26 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең төп залында Әниләр көненә багышланган «Әниемнең җан кисәге» дигән бишек җырлары конкурсының йомгаклау гала-концерты булып узды.

2019 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Сорокиннар гаиләсенең көмеш юбилее узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International