Мамадыш ГХАТ бүлегендә уртак проектның чираттагы чыгарылышы төшерелде

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә җирле телевидение белән яшь гаиләләрне популярлаштыру буенча уртак проектның чираттагы тапшыруы төшерелде. Чыгарылышның геройлары – Айназ һәм Ләйсән Нургалиевлар.

Нургалиевлар – яшь иҗади гаилә, икесе дә мәдәният бүлегендә режиссер вазыйфаларын башкаралар. Мамадыш районының бер генә чарасы да алардан башка узмый. Буш вакытларында шулай ук туйлар, бәйрәмнәр алып баралар.

Әлеге күркәм гаилә Мамадышның ГХАТ бүлеге чаралары архивында аерым урын алып тора. 2014 нче елда УЗАГС КМ РТ коллегиясендә узачак күрсәтмә язылышу чарасына Мамадыш ГХАТ бүлеге аларны кияү һәм кәләш вазыйфаларын башкарып алырга чакырды. Ләкин икенче кабатлауда ук яшьләр үзләренең очрашып йөрүләрен, һәм коллегия көнне чын туй чарасын үткәрүне үтенделәр.

Коллегиядә катнашкан барлык кеше матур һәм дулкынландыргыч туй мизгелләрен күрде. Язылышу дуслар-туганнар, әти-әниләр белән гөрләп узды.

Әйтергә кирәк, бүгенге көндә Ләйсән һәм Айназ ике улның бәхетле әти-әнисе. Быел бу күркәм гаилә агач туйларын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International