2019 елның 26 ноябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда белгеч Анастасия Хәметшина 34 нче урта мәктәпнең 9 сыйныф укучылары өчен экскурсия-лекция үткәрде. Балаларны Тантаналар сарае бинасы буенча уздырдылар, дәүләт бүләкләрен тапшыру, ярәшү, исем кушу, туйлар, паспортлар тапшыру кебек чаралар турында сөйләделәр.
ГХАТ идарәсе алдында торган бурычлар даирәсе күптөрле һәм катлаулы.