Азнакай муниципаль районында Әниләр көне

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Әни-ул назлылык,игелек, әни-ул тормыш дигән сүз. Быел бу көн азнакайлылар өчен үзенчәлекле булды. Чара Сөембикә урамында бала белән әнигә һәйкәл ачу тантанасыннан башланды һәм салмак кына Мәдәният йортына күчте. Анда кул эшләре , туй күлмәкләре күргәзмәсе куелган иде.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин әниләрне матур бәйрәм белән котлады. Гаилә (ана) капиталына сертификатлар тапшыру чараның аерым блогы булды. Мәдәният бүлеге коллективы барысына да искиткеч концерт бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International