Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә әниләр көненә багышланган бәйрәм кысаларында игезәкләргә исем кушу тантанасы

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

2019 елның 26 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «әниемнең бер кисәге»дигән бишек җыры муниципаль конкурсы йомгаклары буенча отчет гала-концерты булып узды.

             Кичәнең дулкынландыргыч мизгеле-Тороповлар гаиләсендә туган игезәкләргә исем кушу тантанасы булды. ГХАТ идарәсе белгечләре әти-әниләрне бу истәлекле көн белән котладылар, аларга нык сәламәтлек, иминлек теләделәр һәм тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшырдылар.

             Аларны шулай ук «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Түбән Кама җирле бүлеге башкарма секретаре Лариса Михайлова котлады, бүләк сертификаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International