2019 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Сорокиннар гаиләсенең көмеш юбилее узды. Вячеслав Владимирович һәм Надежда Сергеевна 25 ел тормыш юлыннан бергә атлыйлар. Таңнар һәм закатлар бергә каршылыйлар, проблемаларны бергәләп хәл итәләр, язмышның сюрпризларына, яңалыкларына сөенәләр, бергәләп өч матур бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер оныкларына сокланалар.
Истәлекле вакыйга уңаеннан юбилярларга мактау таныклыгы, шулай ук җылы сүзләр һәм теләкләр тапшырылды.