Булачак әниләр өчен юридик консультация

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

 2019 елның 26 ноябрендә Чистай шәһәренең перинаталь медицина үзәгендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре катнашында булачак әниләр өчен юридик консультация узды.

 Бүлек җитәкчесе Динара Җәләлова «сорау-җавап» форматында әңгәмә үткәрде, аның барышында булачак әниләр бала тууны дәүләт теркәвенә алу тәртибе, ата-ананы билгеләү һәм башка хәлләр турында белделәр.

 Россия Дәүләт хезмәтләре Порталы аша балаларны тууны дәүләт теркәвенә алу хезмәтен алу тәртибен аңлатуга аерым игътибар бирелде. Бу уникаль мөмкинлектән сабыйның беренче туган көннәрендә үк файдаланырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International