Азнакай районында сәламәт яшәү рәвеше алып бару, муниципаль хезмәткәрләр һәм оешма-предприятиеләрнең хезмәт коллективлары арасында спорт ярышлары уздыру районның төп программасы булып тора.
Бу юлы муниципаль район Башлыгы призына йөзү буенча ярышлар узды, анда ЗАГС бүлеге коллективы да актив катнашты. Призлы беренче урынны әйдәп баручы белгеч Ильясова Айгөл яулады, ул район Башлыгы Грамотасы һәм призы белән бүләкләнде.