ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2020 ел
шимбә

2020 елның 15 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар белән туй мастер-классы узды. 


14
февраль, 2020 ел
җомга

Татарстан АССР төзелүенең 100 еллыгы уңаеннан, Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 14 февраль – гашыйклар көнендә ике парның никахы тантаналы төстә теркәлде. Бәхетле пар Актаныш районы яшьләре Әнвәров Ринат Фәрит улы һәм Хөсәенова Алина Айдар кызы, Гыйлмеразиев Наил Вазих улы һәм Хөсәенова Ландыш Равис кызы булдылар.

Гашыйклар көне иң романтик бәйрәм булып санала һәм яраткан кешеңә карата булган мәхәббәтеңне матур итеп искә төшерү өчен яхшы сәбәп булып тора. Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында һәм гашыйклар көне кысаларында Әлмәт шәһәренең «Мирас» спорт-сәламәтләндерү комплексы тарафыннан район башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белән берлектә акция үткәрелде.

2020 елның 14 февралендә, Изге Вәли көнендә, Чистай ГХАТ бүлеге килүчеләрне һәм никах теркәүче парларны бәйрәм кәефе белән каршы алды.

Яшьләр гаризаны Татарстан республиксының электрон дәүләт хезмәтләре порталы аша биргән һәм бәйрәм алды булган 7 нче март көнен сайлаганнар. 14 нче февраль көнне алар ГХАТ бүлегенә язылышу тантанасының барлык нечкәлекләрен ачыкларга һәм гаризага кул куярга килделәр. Истәлекле көнне ГХАТ бүлеге мөдире Ландыш Шәйхетдинова яшь парларга символик бүләк тапшырды.

Изге Вәли көнендә Буа районы ГХАТ бүлегендә бәхетле ике пар Афандеев Владимир белән Бурнашева Екатерина, һәм Шарафутдинов Рустем белән Саппарова Венера үзләренең никахларын берләштерделәр.

14 нче февраль көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлеге зур мәхәбәттә кунакта булды. Ишки авылы җирлегендә гомер итүче Газизллиннар гаиләсе быел 75-еллык гаилә тарихын каршы ала.

Язылышу тантанасыннан соң, бу көнне язылышучылар мәңгелек мәхәббәт һәм тугрылык хөкем сөрә. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь парларга «валентинкалар» тапшырдылар. Һәр пар «валентинкалар» ны бер-берсенә ихлас теләкләр белән тутырды. Бу открыткаларны алар үз йөрәкләрен символик рәвештә тоташтырып, тасма белән бәйләделәр.

2020 елның 14 февралендә, Гашыйклар көнендә, Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә 9 яңа туган баланы тантаналы рәвештә чыгару булды.

2020 елның 14 февралендә Бөтен дөньяда Изге Вәли Көне билгеләп үтелә. Балык Бистәсе муниципаль районы ГХАТ бүлегендә бу көнне никах теркәлде, Газизҗанов Нәфис һәм Закирова Алия үз никахларын законлы рәвештә теркәделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International