Бүген, 2020 елның 14 февралендә, Гашыйклар көнендә, Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә никахларны тантаналы рәвештә теркәү узды

2020 елның 14 феврале, җомга

Язылышу тантанасыннан соң, бу көнне язылышучылар мәңгелек мәхәббәт һәм тугрылык хөкем сөрә. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь парларга «валентинкалар» тапшырдылар. Һәр пар «валентинкалар» ны бер-берсенә ихлас теләкләр белән тутырды. Бу открыткаларны алар үз йөрәкләрен символик рәвештә тоташтырып, тасма белән бәйләделәр. Яшь парлар төрле төстәге шарлар белән бизәлгән фотозонаны – матур һәм шатлыклы гаилә тормышының гәүдәләнеше буларак бәяләделәр.

Бер-береңне хөрмәт итү, бәхет һәм гаилә иминлеге яшьләребезнең гаиләләрендә һәрвакыт булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International