Елның иң романтик көнендә мамадышлылар язылышу өчен гаризага кул куйдылар

2020 елның 14 феврале, җомга

Яшьләр гаризаны Татарстан республиксының электрон дәүләт хезмәтләре порталы аша биргән һәм бәйрәм алды булган 7 нче март көнен сайлаганнар. 14 нче февраль көнне алар ГХАТ бүлегенә язылышу тантанасының барлык нечкәлекләрен ачыкларга һәм гаризага кул куярга килделәр. Истәлекле көнне ГХАТ бүлеге мөдире Ландыш Шәйхетдинова яшь парларга символик бүләк тапшырды.

Шулай ук халыкара мәхәббәт көнендә Наил Камил улы һәм Земфира Сәлимҗан кызы дәүләт каршында никахларын теркәделәр. Алар инде 16 ел дәверендә иңне-иңгә куеп, бер-берсенә терәк булып яшәгәннәр. Бу елдан алып 14 чне февраль көнен алар туй көне итеп бәйрәм итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International