2020 елның 14 февралендә Бөтен дөньяда Изге Вәли Көне билгеләп үтелә. Балык Бистәсе муниципаль районы ГХАТ бүлегендә бу көнне никах теркәлде, Газизҗанов Нәфис һәм Закирова Алия үз никахларын законлы рәвештә теркәделәр.
Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миләүшә Зарипова, озын, бәхетле гаилә тормышы теләп, яшь гаиләгә истәлекле бүләк тапшырды.