ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Арча шәһәренең Плодосовхоз авыл клубында юбилярлар көненә багышланган «Пар канатлар» дигән чара узды. Юбилярларны котларга балалары, оныклары, туганнары, хезмәттәшләре, күршеләре, шулай ук мактаулы кунаклар килде.


16
февраль, 2020 ел
якшәмбе

2020 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Сретение балы узды. Бу – Лениногорск шәһәренең Изге Троица храмы руханилары тарафыннан ел саен үткәрелә торган традицион чара, ул бу юлы Лениногорск, Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләренең якшәмбе мәктәпләре укучыларын җыйды. 

Уртак тормыш юбилярларын хөрмәтләү Азнакай җирендә күркәм традициягә әверелде. Бу юлы да Фоат Галим улы һәм Розалия Канәгатовна Галиевлар -  «алтын» гаилә пары  балалары, туганнары һәм якыннары белән җыелды.

2020 нче елның 14 февралендә безнең илдә һәм бөтен дөньяда иң матур хис - мәхәббәт көненә багышланган искиткеч бәйрәм – «Изге Вәли Көне» билгеләп үтелде. Нәкъ менә мәхәббәт бер-береңә иң якын булган ике йөрәкне берләштерә. Мәхәббәт – гаҗәеп хис һәм аны кичергән кеше бәхетле, чөнки тормышта иң көчле хис-тойгыларны мәхәббәт бүләк итә.


15
февраль, 2020 ел
шимбә

Әхсән Вәли улы һәм Гүзәл Хөсәен кызы Шәйхуловлар гаиләсен алтын  юбилейлары белән Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов котлады. Азнакай районында туып усеп, томыш корып, гомерләрен туган районнарында хезмәт итүгә багышлаган бу гаиләне әлеге күркәм юбилее белән котларга элеккеге хезмәттәшләре, туганнары һәм якыннары килгән иде.

Азнакай бала тудыру йортында истәлекле вакыйга. Тантаналы шартларда Гәрәев Булат Айрат улының чыгарылышы булды. Булат 2020 елның 14 февралендә Гашыйклар көнендә Айрат Индус улы Һәм Наилә Дамир кызы Гәрәевлар гаиләсендә өч кыздан соң дүртенче булып туган.

Гашыйклар көне уңаеннан Иске Зәй яшьләр үзәгендә ГХАТ бүлеге һәм яшьләр идарәсе белән берлектә гаилә бәйрәме үткәрелгән иде.

15 февральдә Наталья Яковлевна һәм Сергей Владимирович Кубышкиннар рубин туйларын билгеләп үттеләр. Бу уңайдан алар Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегенә чакырылды.

         2020 елның 15 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Сәетов Илназ һәм Хөсәенова Гүзәлнең ал туйларын билгеләп үттеләр.

2020 нче елның 15 нче февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» дәресе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International