15 февральдә Наталья Яковлевна һәм Сергей Владимирович Кубышкиннар рубин туйларын билгеләп үттеләр. Бу уңайдан алар Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегенә чакырылды.
Гаилә тарихы 1978 елның декабрендә дусларының туенда танышудан башланып китә. Сергей белән Наталья шунда ук бер-берсен ошаталар. Сергей Наталья артынна бик озак йөри һәм бер елдан соң гына кызның йөрәген яулый. 1980 елның февралендә Татарстан АССР Бөгелмә шәһәре ГХАТ бюросында матур пар никахын терки. Менә инде кырык ел Сергей Владимирович һәм Наталья Яковлевна бергә бәхетле гомер итәләр. Алар Владимир һәм Екатерина исемле ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүген алар яраткан оныклары Даниил, Виктория, Елизавета һәм Антониннарның уңышларына шатланып яшиләр.Ир белән хатын гаиләнең нык һәм озын булуының төп сере – бер-береңне хөрмәт итү һәм аңлашып яшәү дип саныйлар. Наталья Яковлевна һәм Сергей Владимирович яшәгән еллар биеклегеннән карап, һәрвакыт бердәм «без» булу, бер-береңә ярдәм итү бик мөһим, диләр, тик бу очракта гына ныклы гаиләне саклап калырга мөмкин.