Гашыйклар көне уңаеннан Иске Зәй яшьләр үзәгендә ГХАТ бүлеге һәм яшьләр идарәсе белән берлектә гаилә бәйрәме үткәрелгән иде.
Бәйрәмгә юбилярлар Чурбанов Геннадий һәм Галина, Антонов Василий һәм Зинаида, Кузнецов Юрий һәм Татьяна, Васильев Николай һәм Елена, Трофимов Яков һәм Мария, Феоктистов Иван һәм Лилия, Савельев Руслан һәм Федоткина Анастасия, Даутов Эдуард һәм Динара гаиләләре чакылырган иде. Күп еллар бергә гомер итү өчен сабырлык, бер-береңә караты ихтирам кирәк. Бүгенге геройларыбыз да бергә пар канатлар булып, авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларны, кайгыларны уртак итеп яшәүчеләр. Юбилярлар Зәй районы ЗАГС бүлегенең «Дан китабына» имзаларын куйдылар, күп еллар бәхетле яшәү сере белән дә уртаклаштылар.